Көнчыгыш Төркестанда Кытай тарафыннан башкарылган золымны нәфрәт белән хөкем итәбез

1949 елдан бирле Кытай Халык Җөмһүрияте идарәсе астында булган Көнчыгыш Төркестанда, кеше хокуклары бозулары тормышның барлык өлкәләрендә дәвам итеп, арта бара.
Кытай Хөкүмәте, бигрәк тә төбәктә яшәүче җирле халыкны юк итү өчен гамәлгә куйган һәм 2018 елда спутник сурәтләре һәм шаһитлыклар белән дәлилләнгәч кабул иткән “җыю лагерьларын” җинаятьне һәм җинаятьчене яшереп, “һөнәр өйрәтү курсы” дип дөньяга танытырга тырыша, бу рәвешле Көнчыгыш Төркестан халкын терроризм, аерымлык һәм экстремизмнан арындырачагын белдерә. Чынлыкта исә бу лагерьларда кешелеккә каршы җинаятьләр кылына һәм лагерьларда калган күп кенә кешеләрдән яңадан хәбәр алынмый.
Бер милләтне һәм бер динне юк итүгә юнәлтелгән системалы гамәлләрнең булуын исәпкә алганда, әлеге гамәлләрнең ‘Кешелеккә Каршы Җинаятьләр’ кысаларында булуы инкарь итеп булмаслык хакыйкать.
Кытай Хөкүмәтенең “Экстремизмга Каршы Көрәш Кагыйдәсе”н кабул иткән 2017 елның мартыннан бирле, Көнчыгыш Төркестан төбәгендә лагерьларга ябылган Уйгыр төрекләренең саны тиз арта. Кагыйдәгә күрә “нормаль” булмаган сакал үстерү, пәрәнҗә яки яулык ябу, намаз уку, ураза тоту, алкоголь кулланмау яки Ислам яки Уйгыр мәдәниятенә кагылышлы китаплар яки язмалар тоту да, дини яки мәдәни үзенчәлекне ачык яки хәтта шәхси мохиттә күрсәтү “экстремизм” дип бәяләнә.
Эшләү яки уку максаты белән бигрәк тә мөселман халкы күп булган илләргә бару яки Кытайдан читтә яшәүче кешеләр белән элемтәгә керү дә кешеләрне шикле хәлгә төшерүче төп сәбәпләр арасында. Ир-ат, хатын-кыз, яшь-карт, шәһәрле-авыллы аермыйча һәркем тоткарлану куркынычы астында.
Amnesty International тарафыннан бастырылган ‘Кытай: Алар кайда? Синҗан Уйгыр Автономияле Районындагы күмәк тоткарлаулар турында җавап бирү вакыты’ исемле хисапта бу хокук бозулар шаһитлар хисаплары белән дәлилләнгән. Amnesty International Көнчыгыш Азия директоры Николас Бекелин бу мәсьәләгә карата, “Кытай хөкүмәтенең этник азчылыкларга каршы пычрак сәясәтен дәвам итүенә юл куелмаска тиеш. Дөньяның барлык илләре, Синҗан Уйгыр Автономияле Районындагы куркыныч хәл сәбәпле Кытайдан җавап сорарга тиеш” дигән белдерүе дә вазгыятьнең җитдилеген күрсәтә.
Бер милләт тулысынча инкарь ителә, гыйбадәт иреге юкка чыгарыла, төрекчә исемнәр һәм язулар тыела, Көнчыгыш Төркестан төбәгенә махсус рәвештә Синҗан исеме бирелә. Бу гамәлләр белән милләт аңын юк итәргә омтылалар. Әлеге төбәкнең борынгы Кытай җире булуы турында дәгъва кылып, төбәкнең тарихы һәм кыйммәтләре инкарь ителә.
Барлык җаваплы затларны бу мәсьәләдә җаваплылык алырга, БМО Генераль Ассамблеясы башта булу белән барлык халыкара оешмаларны кичекмәстән тыю чараларын көн тәртибенә куярга чакырабыз, халыкара җәмәгатьчелекне Көнчыгыш Төркестан Уйгыр халкы өчен гамәлгә күчәргә өндибез.
(Чыганак : https://shorturl.at/Zwvd8)